Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Идел кичүендә автомобиль капланган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 696 чакыру кабул итеп алган. Гоголь урамында күкрәгенә пычак кадалган 45 яшьләрдәге исерек хатын янына чакыру алынган. Аны медиклар хирургия бүлегенә китергән. Васильевода "Рябинушка" бакчкачылык җәмгыятендә янгын вакытында ут эчендә 38 яшьлек ир мәете табылган. Озерная урамындагы паром кичүендә автомобиль капланган. Нәтиҗәдә медикларга имгәнгән...

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 696 чакыру кабул итеп алган.

Гоголь урамында күкрәгенә пычак кадалган 45 яшьләрдәге исерек хатын янына чакыру алынган. Аны медиклар хирургия бүлегенә китергән.

Васильевода "Рябинушка" бакчкачылык җәмгыятендә янгын вакытында ут эчендә 38 яшьлек ир мәете табылган.

Озерная урамындагы паром кичүендә автомобиль капланган. Нәтиҗәдә медикларга имгәнгән 37 яшьлек исерек хатынга ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килгән.

Казанская урамында 34 яшьлек исерек ирне туганы кыйнаган. Баш мие селкенгән иргә медиклар ярдәм күрсәткән.

Дару төймәләре эчеп үзен агулаган 39 яшьлек хатынга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.

Юность урамында ызгыш чыгып, 26 яшьлек егет җәрәхәтләнгән. Аның янына медиклар чакыртылган.

(Медикларның узган атна оператив сводкасыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев