Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә иң яхшы автомобильче конкурсы үткәрелде

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятендә профессиональ автомобильчеләр конкурсы үткәрелде.

Конкурс биш этапта булды. Заводның автомобиль йөртүчеләре үзләрен үз эшенең остасы итеп күрсәтте. Йөрделәр, юл кагыйдәләрен дә искә төшерделәр, хәлиткеч вакыйгаларда да югалып калмауларын дәлилләделәр. АК-74 автоматын сүтеп-җыюда да көч сынаштылар. Һәм үзләрен чын ир-егет булуларын күрсәттеләр. Ә юл фаҗигаләрендә беренче ярдәмне дә күрсәтә ала бу оста шоферлар.

Конкурс ахырында барсы да  истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

 

Фото завод сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: