Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән автобусларында булган хәл

Яшел Үзән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ПАТП хезмәткәрләре белән берлектә , "Җиңү маршруты" акциясен үткәрде.

Бизәлгән 2нче номерлы шәһәр маршрутында пассажирларны поэт Эдуард Платонов һәм "ЮЛА" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Алена Жилкина котлады. Георгий тасмалары таратылды, шигырьләр, шулай ук фронт хатлары укылды. Пассажирлар оештыручылар белән бергә Катюша җырын башкарды. Яшел Үзән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге барчагызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итә. Аяз күк йөзе, тыныч, имин көннәр насыйп булсын!

Алена Жилкина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пассажиры автобус 9мая