Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә хатын-кыз гөмбәгә киткән җиреннән үз аягында кайта алмаган - фото

Ул урманнан үзе чыга алмау сәбәпле, улына шалтыраткан.

Кичә Яшел Үзәндә 67 яшьлек хатын-кыз урманга гөмбәгә киткән, әмма өйгә үз аягында кайта алмаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Урманда хатын-кыз егылып аягын сындырган. Ул улына шалтыратып ярдәм сораган. Малае урманга кадәр барып җиткәч, үз машинасында эчкә керә алмавын аңлаган һәм коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Диспетчер хезмәтенең бердәм номерына бу хакта 10.52 сәгатьтә хәбәр ителгән. Коткаручылар һәлакәт урынына килгәнче улы әнисен үзе тапкан, ә урманнан алып чыгарга алар булышкан. Гөмбә җыючыныЯшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев