Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күрүчеләргә 100 мең сумга кадәр ярдәм бирәчәкләр

Республика Министрлар Кабинеты тиешле документлар әзерли.

Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күргәннәргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча түләүләр җибәрәчәкләр. Республика Министрлар Кабинеты тиешле документлар әзерли.

Шулай итеп, барлык яшәүчеләр бер кешегә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак. Милек югалуга бәйле рәвештә түләү бер кешегә 100 мең сум тәшкил итәчәк. Тагын 1 миллион сумны һәлак булган гаилә алачак.

Исегезгә төшерәбез, 29 мартта 22.44 сәгатьтә Ленин урамындагы тугыз катлы йортта газ шартлаган иде. Вакыйга урынында 87 яшьлек ир-ат вафат булды, тагын алтысы зыян күрде. Аларны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә озаттылар. Соңрак реанимациядә 70 яшьлек хатын-кыз вафат булды. Тикшерү комитеты газ шартлаудан соң өч җинаять эше кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X