Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Гари микрорайонында янгында ике кеше һәлак булды

Бүген төнге сәгать икедә революция урамындагы 71нче йортта янгын булды.

Утны күршеләр күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Йорт эчендә кеше калырга мөмкин, дип хәбәр итәләр. Аларның борчылулары раслана. Янгын сүндергән вакытта, кухняда нык янган ир-атның гәүдәсен күрәләр. Ә берничә минуттан соң, күрше бүлмәдә тагын бер һәлак булган кеше табыла.

Үлүчене шунда ук таныйлар. Күршеләренең сүзләренә караганда, бу йортны сатуга куйган хуҗабикәнең элеккеге ире була.

Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторларының башлангыч мәгълүматлары буенча, бу вакыйганың сәбәбе - һәлак булучыларның берсенең сүндерелмәгән тәмәкесе.

Ел башыннан бирле янгыннарда ун кеше һәлак булды инде! Бу узган елның шундый вакыт аралыгындагыга караганда ике тапкыр артык.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кешеләрне үз куркынычсызлыгын истә тотарга, уйланырга һәм үз торагын тикшерергә һәм күршедә имин булмаган гражданнар яшәсә, битараф калмаска чакыра.

Уяу һәм сак булыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев