Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Гаилә, мәхәббәт һәм  тугрылык көне

Яшел Үзәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара узды: шәһәр һәм район халкы 30 елдан артык тату гаилә корып,  матур яшәүче гаиләләрне котлады.

 

Энҗе  туй: быел 30 еллык юбилейларын бәйрәм итүчеләр өчәү

Җәләлиевләр гаиләсен генә алыйк. Лилия Рәшит кызы озак еллардан бирле балалар музыка мәктәбенең  укыту-тәрбия  буенча директор урынбасары булып эшли, ире Ринат Юныс улы  - 17нче мәктәп директоры. Алар ике ул һәм  кыз үстереп,  илебез өчен  лаеклы  гражданнар  тәрбияләде.

Сабировлар гаиләсе дә шулай ук  моннан утыз ел элек ЗАГСта имзалар куеп, гомерлеккә бергә булырга дип  бер-берсенә сүз бирде. Рахилә Насыйр кызы  һәм  Илфат Кадыйр улы  Бишнә  авылында  яши һәм хезмәт итә. Ире  Бишнә  авыл мәдәният йорты директоры,ә аның тугры торомыш юлдашы – сәнгать җитәкчесе. Сабировларда ике кыз - Сиринә белән Алинә.     

Тагын бер энҗе юбилярлар  - Миләүшә һәм Рәфис Сәлахиевләр. Рәфис  Рәшит улы  -  Россия МЧСы янгын сүндерүчесе булса, Миләүшә ханым  Бакырчы авылы мәдәният йорты директоры. Тату һәм үрнәк гаиләнең “мәхәббәт җимешләре” өчәү – ике кыз һәм бер малай.

“Мәхәббәт һәм  тугрылык!  Иҗтимагый медаленә 45 елдан бирле бергә яшәүче  Җиһаншиннар  лаек булды.

Сания Габделхак  кызы һәм  Дамир  Сәлимович гаилә учагын моннан 45 ел кабыза. Ирле-хатынлы алар икесе дә Вахитов исемендәге колхозда эшләгән, гомуми хезмәт стажлары 90 елдан артык.  Алар өч ул һәм бер кыз

Алтын һәм бриллиант  юбилярлар : ярты гасыр бергә

Байкиннар быел  алтын юбилейларын  билгеләп үтә. Әминә Хәниф  кызы Үзбәкстанны Алмалык шһәһрендәге 2нче мәктәбендә югары категорияле укытучы, Анатолий Николаевич Алмалык тау-металлургия  комбинатының электрослесаре булып эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстергән гаилә, бүгенге көндә дүрт онык өчен дәү әни һәм дәү әти.

Карчинскийлар гаиләсенә  “бриллиант туйларын бәйрәм итәргә насыйп булды. Любовь Васильевна “Бриг” ширкәтенең төзүче-прорабы, ә Владимир  Иванович иисә Серго исемендәге заводның 15нче цех контролеры булып эшләгән, гомуми стажлары 85 ел. Ярты гасырдан артык бергә яшәү дәверендә 3 бала һәм 5 онык тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер  биш  оныкчыкны тәрбияләргә булышалар.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: