Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә гает намазы 13 майда 4:05 сәгатьтә башлана

Яшел Үзәндә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе һәм намазы Гоголь урамындагы "Җәмигъ" һәм Мирный микрорайонындагы "Тынычлык" мәчетләрендә укылачак.

"Тарихи" мәчеттә гаять зур төзекләндерү эшләре бара, һәм, кызганычка каршы, аны гаеткә кадәр төгәлләргә өлгермиләр.



- 13 май көнне 2:30 сәгатьтә мәчетләрдә иртәнге намаз укыла, шуннан соң Коръән уку башлана, вәгазь сөйләнә. Гает намазлары иртәнге 4:00 сәгатьтә башлана, ул якынча 4:30 сәгатьтә төгәлләнәчәк, - ди Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.



Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете вәгазен сез "Яңа гасыр" каналында 6:00 сәгатьтә тыңлый аласыз. 6.30 сәгатьтә гает намазы була, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Интернет-трансляцияне ТР Диния нәзарәте сайтында, «Хузур ТВ» ютуб-каналында һәм «Хузур ТВ»телеканалында карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев