Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Европа атналыгы бара

ВИЧка тест уздыру буенча Европа атналыгы башланып китте. Быел ул "Тест. Дәвалан.Туктат" девизы астында уза. Бу юлы аңа вирус гепатиты да кертелгән. Акциянең яңа исеме "ВИЧ-гепатитка тест узу Европа атналыгы 2015".

Әлеге чараның төп максаты - ВИЧ-инфекция һәм вирус гепатиты буенча үз статусын белүче кешеләр санын һәм бу авыруларны иртә срокларда ачыклаучыларны арттыру.

-Анализлар ясату ВИЧ-статусны белергә һәм кирәкле чараларны күрергә мөмкинлек бирә, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге белгече Наталья Ермолаева.-Әгәр дә анализлар уңай нәтиҗәне күрсәтсә, вирусларга каршы дәвалануны иртә срокларда башларга мөмкинлек туа. Үз вакытында ясалган диагностика авыруны ана йөкле вакытта балага йоктырмау буенча чарасын күрергә мөмкинлек бирә. Кешелек дөньясы бу авыруны әлегә дәваларга өйрәнмәгән. Әмма вируска каршы препаратлар бар. Аларны системалы кабул иткәндә бу авыруны хроник формага күчермәскә һәм СПИДка әйләндермичә калырга була.

В һәм С гепатитлы кешеләр ВИЧ-инфекциясенә тиз бирешүчән була. Европа регионында В гепатитлы 13,3 миллион кеше исәпләнә. Шуларның 15-40 процентында бавыр циррозы, бавыр авырулары һәм гепатоцеллюляр карцинома авырулары бар.

-Теләсә нинди очракта да анализ тапшыру дөрес юнәлештә дәваланырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сүзен дәвам итә Ермолаева.-Безнең шәһәрдә тестны һәркем тапшыра ала. Моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тест тапшыру нәтиҗәсе конфиденциаль булып кала һәм ул беркемгә дә әйтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев