Яшел Үзәндә этләр күргәзмәсе узды
"Авангард" стадионы территориясендә яшел үзәнлеләр төрле токымлы этләргә тамаша кылырга җыелды.
Бирегә килгән иң кечкенә дүрт аяклы дусларыбызга өч ай, ә зурларына өч яшьтән артык иде.
Хуҗалары дусларының осталыкларын күрсәттеләр. Яшьләр дә һәм өлкән тамашачылар да этләрнең мавыктыргыч һәм кызыклы чыгышларын сокланып карадылар.
Күргәзмәдән соң һәр теләгән кеше үзләренә ошаган этләр белән истәлеккә фотога да төште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев