Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Елның беренче сыйныф укучысы»н билгеләделәр

Шәһәрдә "Елның беренче сыйныф укучысы" XXI конкурсы узды, анда 18 бала катнашты.

Алар өч турда ярыштылар: визит карточкасы, интеллектуаль конкурс һәм иҗади номер.
Оештыручылар, бигрәк тә балаларны ТАССРның 100 еллыгына багышланган интеллектуаль конкурска әзерләүдә педагогларның һәм ата-аналарның эшен билгеләп үттеләр. Барлык катнашучылар да биремнәрне яхшы үтәде.

- Иҗади бәйге катнашучыларны тәмам ачты. Яшел Үзән районында һәм шәһәрдә төрле, үзләрен ирекле һәм ышанычлы тотучы I сыйныф укучыларын күрү күңелле. Һәркемгә үз номинациясе бирелде һәм конкурс партнерлары - Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, "Синяя птица" өстәмә белем бирү үзәге, "Кид спейс" балалар һөнәре шәһәреннән бүләкләр тапшырылды , - дип аңлатты конкурс жюрлары.

“2020 елның I сыйныф укучысы” исеменә Яшел Үзән мәктәбе укучысы Егор Иванов лаек булды. Жюри рәисе Дмитрий Бечин аңа җиңүче дипломы, Яшел Үзән икмәк комбинатыннан татлы бүләк һәм "Табигый фән" лабораториясенең интерактив программасына бару өчен сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев