Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә дүртенче янгын корбаны 47 яше тулырга биш көн калган булган

Комаров урамындагы 14нче йортта чыккан янгынны сүндергәндә коткаручылар ир мәетенә тап була.

Янгынның төнге уникеләр тирәсендә чыгуы билгеле. «112» хезмәтенә өченче кат тәрәзәсеннән чыккан төтенне күргән очраклы кешеләр хәбәр итә. Урынга санаулы минутлар эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, күршеләрдән, фатир эчендә кеше булу ихтималын белә. Авария- коткару коралы ярдәмендә тимер ишекне ачып кергәч, кухня идәнендә яткан ир-атны аңсыз хәлдә табып, аны тиз арада саф һавага чыгаралар һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәткәрләренә тапшыралар. Йокы бүлмәсендәге диванда фатир хуҗасының мәете табыла.

Күршеләренең сүз ләренә караганда, бу фатирда үлгән ир үзе генә яшәгән, еш кына спиртлы эчемлек кулланган, тәмәке тарткан. Янгын чыкканчы берничә сәгать алдан, ул үзен адекват тотмаган, тавыш куптарган, җиһазлар ваткан. Күршеләре полициягә дә мөрәҗәгать итеп караган. Күпмедер вакыт котырынган ир тынычлана. Янгын да шул төнне чыга. Шулай итеп, эчкечелек фаҗига белән тәмамлана. Ә менә танышының гомерен янгын сүндерүчеләр коткарып кала.
ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең якынча мәгълүматларына караганда, янгын фатир хуҗасының үзенең саксыз тәмәке тартуыннан чыккан.

«Хәзерге вакытта әлеге янгын факты буенча Россия Федерациясе законнары нигезендә тикшерү үткәрелә», - дип шәрехләде ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлегенең өлкән инспекторы Альберт Гайфетдинов.

Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре кешеләрнең үлеменә бәйле рәвештә, гражданнарны ут белән эш иткәндә сак булырга чакыра.

– Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуы борчу уята, – дип кисәтә 8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. – Хәлнең киеренке торуы сәбәпле, шәһәр һәм район халкына ут белән бик сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм исерек хәлдә өйдә тәмәке тартмаска өндибез. Үзегезне саклагыз!

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев