Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә дүрт кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлеккә коронавирусның 46 яңа очрагы ачыкланды.

Аларның 2 се читтән кергән, калганнары контактта булган, дип хәбәр итте COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча оперштаб.
13 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйдә дәвалана. Казанда 28 авыручы ачыкланды, безнең Яшел Үзән районында - 4. Икешәр - Яр Чаллыда, Кама Тамагы һәм Питрәч районнарында. Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Кукмара, Саба, Тәтеш һәм Теләче районнарында берәр авыру ачыкланган.
Татарстанда тәүлек эчендә 86 кеше савыкты, пандемия чорында 7 344 кеше. Барлыгы Татарстанда 8 328 СОVID-19 очрак теркәлгән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда ОРВИ һәм коронавирусны авыр кичерүче 3,5 мең авыру бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев