Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Чехов фест» ачык театр фестивале узачак

Гыйнварда рус язучысы һәм драматург Антон Павлович Чеховка 160 яшь тулды. Яшел Үзәндә бөек әдәбиятчының юбилеен «Чехов фест 2020» театр фестивале белән билгеләп үтәргә булдылар.

Аны «ХамелеоН» театр-студиясе, А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башкарма комитетының Казан Яшь тамашачы театры ярдәмендә мәгариф идарәсе оештыра. 

Фестивальдә катнашучыларны яшь буенча бүләчәкләр: 1 категория - 5-6 сыйныфлар; 2 категория - 7-8 сыйныфлар; 3 категория - 9-11 сыйныфлар. 

Конкурста 30 минуттан да артык булмаган төрле жанрдагы спектакльләр күрсәтелергә мөмкин. 
Жюрига Казан яшь тамашачы театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры артистларын, Казанның һәм Яшел Үзәннең әйдәп баручы театр студияләре педагоглары - профессионалларны чакырдылар. 

Гаризаны igor.ignatart@yandex.ru почтасына 12 мартка кадәр җибәрергә кирәк. Биредә спектакльнең фотосурәтләрен, аның кыскача эчтәлеген (5-10 җөмлә) һәм афишаның электрон вариантын куярга. Чыгыш көнендә оештыручыларга спектакль афишасының А3 форматындагы басма вариантын һәм спектакльнең биш басма программасын тәкъдим итәргә. 

Фестивальдә катнашкан театр коллективларына истәлекле дипломнар һәм фестиваль сувенирлары тапшырылачак. Жюри һәр яшь категориясендә җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгеләячәк:
Иң яхшы актер 
Иң яхшы актриса 
Иң яхшы актерлык ансамбле 
Иң яхшы режиссура 
Иң яхшы сценография 
"Чехов фест 2020" фестивале 20 мартта А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев