Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә булган янгын өч кешенең гомерен өзде

Палата санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнде.

Узган җомга кичендә, 22 майда, 22.15 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Яшел Үзән шәһәрендә Гоголь урамында урнашкан ике катлы хастаханә бинасының йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре 2нче янгын сүндерү рангы буенча чыга. Һәлакәт урынында хастаханәнең беренче каттагы палатаның януы ачык лана: янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил итә. Беренче минутларда авыруларга медицина персоналы ярдәм итә. Шул ук вакытта, район үзәк дәваханәсе тер ри ториясендә юл тө зелеше хезмәт кәр лә ре нең эшләгән чагы туры килүен дә бәхеткә юрамый буламы соң?! Фәнис Ногоманов фаҗи гале төнне куркыныч төш кебек искә ала:

– Яна торган палатага йөгереп керсәм, дүрт кеше ята. Торыгыз, дип әйтеп карыйм, ә алар йөри дә алмый икән. Тәрәзәне ачып, бер-бер артлы чыгара башладым. Башкалар да ярдәмгә ашыкты, – дип сөйли ул.

Шулай итеп, 1.5 сәгать эчендә 90лап кешене эва куациялиләр. Ике кеше зыян күрә. Аларның хәле бүген канәгатьләнерлек. Әмма, өч кеше янгында һәлак була.

– Бер ир-ат сулыш юллары пешүе нәтиҗәсендә, 1.5 сәгатьтән соң, реанимация бүлегендә үлде. 75 һәм 80 яшьлек ике ир-ат палатада ук һәлак булды, – дип сөйли Яшел Үзән үзәк дәваханә баш табибы вазыйфаларын башкаручы Елена Тверскова.

Биналарда янгын сигналы эшли, әмма автомат рә вештә янгын сүндерү сис темасы булмый. Фа җи га чыгуның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, ТР Тикшерү комитеты, прокуратура ачыклаячак. Ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйга урынында төне буе ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев эшләде. Ра йон җитәкчесе барлык ашыгыч хезмәтләрнең нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте һәм янгында якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгысын уртаклашты.

– Зыян күрүчеләргә кирәк ле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу һәлакәт ясалма сулыш алу аппаратлары (ИВЛ) белән бәйле түгел. Гомумән, фаҗига урынында коронавирус белән авыручылар юк иде, – дип ачыклык кертте Михаил Афанасьев.

Янгын 22.31 сәгатьтә тулысы белән туктатылды. Шушы мизгел эчендә күпме кешегә кайгы-хәсрәт алып килгән 6нчы палатадан янган диварлар гына торып калды. Авыруларның барысы да үзәк дәваханәнең башка бүлекләренә күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев