Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә

Илебез өчен мөһим булган бу чара 2021 елның 14 ноябренә кадәр үткәрелеп, анда һәркайсыбызның катнашуы зарур. Бу исәпләүләр киләчәгебезнең нинди булуын хәл итәчәк. Шуңа күрә бу эштән читтә калмыйк.

Анда өч ысул белән катнашырга була – Дәүләт хезмәтләре порталында, махсус исәпкә алу участогында һәм иң гадие – исәпкә алучыны өйдә көтеп алу.

Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә язылырга мөмкин. «Халык санын алуда катнашу» хезмәте стандарт яки расланган хисап язмасы булган һәркем өчен ачык булачак. Исәпкә алу кәгазьләрен тутырганнан соң, раслау цифрлы коды һәм QR-код формалаштырылачак.

18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр исәпкә алучылар үз участокларының торак урыннарын йөреп чыгачак, Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алу узмаганнарны, шулай ук интернет-исәпкә алу кодларын чагыштырачак.

Стационар участоклар һәм шул исәптән Күп функцияле үзәктә дә 14 ноябрьгә кадәр эшли. Пунктларның адресларын безнең “Яшел Үзән” газетасы редакциясенең һәм Яшел Үзән районы рәсми сайтында да табарга була.

Кайнар линия телефоны эшли -8-800-707-20-20. Аның буенча тулырак мәгълүматны ачыкларга мөмкин.

Кешеләргә барлыгы 33 сорау биреләчәк. Исәпкә алучыны фирма шарфы, жилеты, сумкасы һәм планшеты буенча белергә була, һәркайсының таныклыгы бар, аны тикшерү өчен сорарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев