Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында балалар поликлиникасы төзелеше дәвам итә

Объектта район башкарма комитеты, Яшел Үзән ҮРБ, "Строитель" ҖЧҖ подрядчысы һәм "Татлизинг" ДУП генераль подрядчысы вәкилләре катнашкан эшлекле киңәшмә узды.

Җитәкчеләр поликлиника төзелеше барышы турында фикер алышты. Хәзерге вакытта бинага барлык коммуникацияләр дә кертелгән, җылы бирелгән, тышкы эшләр төгәлләнеп килә, тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара, белгечләр бригадалары кабинетларның һәм холларның эчке бизәлеше белән шөгыльләнә. Объектка медицина җиһазлары инде килә.

- Төзелеш төгәлләнеп килә, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Эльмир Гатин. - Без, заказчылар буларак, җитешсезлекләрне күрсәттек, подрядчыларга төзәтергә тиешле кисәтүләр ясадык.

Өч катлы яңа поликлиника Гоголь урамында урнашкан. Аның төзелешенә федераль бюджеттан 326 млн сумнан артык акча киткән. Объектны 2021 елның декабрендә тапшыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев