Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә берәү хатынны ут төртеп яндырмакчы булган

Хатынны ут төртеп яндырмакчы булган Яшел Үзән шәһәр суды шушы көннәрдә 32 яшьлек Ринат Сираҗиевка хөкем карары чыгарды. Исегезгә төшерсәк, 2013 елның 11 декабрендә кич белән исерек Сираҗиев Татар Танае авылының Үзәк урамында яшәүче 74 яшьлек хатын янына кергән. Күптән түгел генә ул аның йортында ремонт ясаган булган. Сөйләшеп утырганда...

Хатынны ут төртеп яндырмакчы булган

Яшел Үзән шәһәр суды шушы көннәрдә 32 яшьлек Ринат Сираҗиевка хөкем карары чыгарды.

Исегезгә төшерсәк, 2013 елның 11 декабрендә кич белән исерек Сираҗиев Татар Танае авылының Үзәк урамында яшәүче 74 яшьлек хатын янына кергән. Күптән түгел генә ул аның йортында ремонт ясаган булган. Сөйләшеп утырганда бу ир хатыннан 25 мең сум акча сораган. Сорап кына да калмаган, таләп иткән. Теләгәненә ирешә алмагач аның башына хатынны үтерү уе кергән. Максатын тормышка ашыру нияте белән Ринат Сираҗиев хатынның кул-аякларын бәйләгән, ул яткан диванга тиз янучан сыеклык сибеп, ут төрткән. Үзе өйдән чыгып качкан.

Әмма, бәхеткә, хатын ничектер бәйдән ычкынып, янган өйдән чыгып йөгергән һәм ярдәм чакырган. Шулай да, хатынның тәненең бер өлеше пешеп өлгергән.

Яшел Үзән прокуроры урынбасары Людмила Тосакова сүзләренә караганда, гаепләнүче үз гаебен өлешчә генә таныган. Аның аңлатуынча, хатынны үтерү уенда да булмаган, ремонт ясаган өчен акчаны биреп бетермәгән булган. Әмма, җинаять эшен тикшерү барышында аның бу аклануларының дөреслеккә туры килмәве ачыкланган.

Шулай да, суд Сираҗиевка хөкем карары чыгарганда, тәрбиясендә 2 баласы булуын, Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын, җинаять кылганда исерек булуын исәпкә алмыйча калмаган. Нәтиҗәдә суд аны 11 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Хәзер бу ир җәзасын каты реҗимдагы төзәтү колониясендә узачак. Әлегә хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев