Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә барлык теләүчеләр ВИЧка бушлай экспресс-тест ясата алды

Чара 13 ноябрьдә шәһәр үзәгендә СТОП-ВИЧ-СПИД бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

 Аның инициаторы Яшел Үзән районы башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге @ odm_zmr ярдәмендә Яшел Үзән үзәк хастаханәсе булды. Аноним тестны өр-яңа ысул белән уздырдылар, анда теләге булган һәркем төкереге буенча үзенең ВИЧ-статусын 13 минуттан соң ук белә алды.

Промоутерлар шәһәрнең Яшьләр парламенты әгъзалары булды. Балалар шәһәрлеләрне тикшеренүгә актив рәвештә өндәде, бүген сәламәтлекне тикшерергә кирәклегенең ничек мөһим һәм актуаль булуы турында сөйләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев