Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә азык-төлек җыелмасы бирелә башлады

Татарстанның 55 мең гаиләсенә, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында, азык-төлек җыелмасы тапшырылачак, дип хәбәр иткән идек. Бүген Яшел Үзәндә шушындый ярдәм 2359 гаиләгә бирелә башлады.

Язганыбызча, Республика халкына ярдәм күрсәтү турында карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Проектка финанс ярдәмне Ак Барс банкы башкара. Ярдәм, халыкка һәрьяклап булышу максатыннан оештырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом” агымы кысаларында күрсәтелә.

Массакүләм хәрәкәт эре предприятиеләр җитәкчеләрен, бизнес хуҗаларын, җәмәгать эшлеклеләрен, волонтерларны, хәйриячеләрне һәм барлык битараф булмаган гражданнарны берләштерә. Халыкка азык-төлек ярдәме - татарстанлыларга булышуның бер төре генә.

⚡Продуктлар алучыларның исемлеге ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Аларның иң зур төркеме - 23 мең кеше - җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдән (8938 сум) 8 яшьтән өлкәнрәк балалар.

⚡Азык-төлек җыелмалары, шулай ук, яшәү минимумыннан түбән керемле 16 меңнән артык ялгыз пенсионер (7311 сум) һәм ата-аналары шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән 9 мең бала алачак.

⚡Моннан тыш, ата-ананың берсе алимент түләүдән качып йөргән, опекуннар гаиләсенә һәм социаль куркыныч хәлдәге, бер җан башына керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев