Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча бөтенроссия турниры старт алды

30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышлары бара.

Бөтенроссия турниры кысаларында шулай ук 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар, ветераннар арасында республика ярышлары да уза. Бу сынауны үткәрү республикада инде традициягә кергән һәм ул 1975нче елдан бирле оештырыла. Бүген исә республиканың төрле шәһәреннән килгән 151 катнашучы үз көчен сыный. Ә иртәгә исә турнирга, төрле сәбәпләр аркасында авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында катнашмаган, иң көчле авыр атлетлар Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә киләчәк. Рәсми төстә ачылу тантанасы иртәгә 16 сәгатьтә булачак. Бүген исә яшьләребезгә уңышлар теләп калабыз.

Ярыштан онлайн-трансляцияне Россиянең авыр атлетика федерациясе сайтында (http://zel17.go2ex.com/) карарга мөмкин.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тяжелая атлетика Яшел Узэн Спорткомплекс Маяк всероссийские соревнования по тяжелой атлетики