Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә автоинспекторлар кызны балконнан сикермәскә күндергән

Яшел Үзәндә автоинспекторлар кызны балконнан сикермәскә күндерә алган.

Шәһәр урамнарын патрульләү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре - полиция капитаны Евгений Зининга һәм өлкән инспектор Юрий Карасевка йортларның берсендә 8нче каттан бер кызның сикереп төшәргә теләве турында хәбәр килә. Полиция хезмәткәрләре кичекмәстән урынга барып җитә. Евгений Зинин сигезенче катка менә һәм кызны уйланылмаган гамәлдән баш тартырга үгетли башлый, ә аның коллегасы бу хәлләр турында дежур частька хәбәр итә.

Шулай итеп, тәртип сакчылары кызны коткарып кала алган - ул гомерен өзү уеннан кире кайткан һәм подъездга чыккан. Анда аңа ашыгыч ярдәм табиблары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре психологик ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X