Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә арта, Татарстанда кими

Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны кими. Соңгы 5 елда республикабызда бу чир буенча эпидемиологик хәл шактый яхшырган. Даими үткәрелгән кисәтү чаралары авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәвалый башларга мөмкинлек бирә. Туберкулезга каршы көрәш бүгенге көндә Татарстанда югары дәрәҗәдә оештырылган. Әйткәнебезчә, иң зур көчләр кисәтү чараларын күрүгә юнәлтелә. Балаларны вакцинацияләү...

Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны кими. Соңгы 5 елда республикабызда бу чир буенча эпидемиологик хәл шактый яхшырган. Даими үткәрелгән кисәтү чаралары авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәвалый башларга мөмкинлек бирә.


Туберкулезга каршы көрәш бүгенге көндә Татарстанда югары дәрәҗәдә оештырылган. Әйткәнебезчә, иң зур көчләр кисәтү чараларын күрүгә юнәлтелә. Балаларны вакцинацияләү һәм аларны аннары да даими күзәтеп тору, кеше эшкә урнашканда, хастаханәгә ятканда профилактик тикшерүләр үткәрү, диспансеризация уздыруның уңай нәтиҗәләре бик зур, ди табиблар.

Яшел Үзәндә хәлләр бер дә шатландырмый. Туберкулез диспансерында 1965 авыру исәптә тора. Шуларның 667се ачык типтагы туберкулез белән авырый.

Медицина елдан-ел уңышларга ирешә барса да, Яшел Үзәндә 2014 елда тагын 15 кешедә туберкулез табылды, дип белдерде медицина профилактикасы табибы Фәридә Гончарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X