Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә алты тонна дизель ягулыгы агызуны уңышлы туктаттылар

22 сентябрьдән Татарстан Республикасы территориясендә нефть һәм нефть продуктларын агызуларны булдырмау һәм юкка чыгару буенча Бөтенроссия комплекслы команда-штаб өйрәнүләре башланып китте.

 Мондый чаралар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 22-23 сентябрь көннәрендә бөтен ил территориясендә уза.
Мондый өйрәтүләрне үткәрү сәбәпләренең берсе - Норильскида булган хәл - Норильск-Таймыр энергетика компаниясенең резервуарларының берсен бушату сәбәпле, 350 кв.метр чамасы мәйданда якынча 20 мең тонна дизель ягулыгы агу. Норильскида һәм Таймырда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Җинаять эше кузгатылды.

Яшел Үзәндә «Связь Петролиум» ҖЧҖ нефтебазасы территориясендә узган команда-штаб өйрәнүләре барышында мондый хәлләрне ничек булдырмаска һәм алар килеп чыккан очракта ничек эшләргә кирәклеген тикшерделәр.

Өйрәнүләрнең легендасы буенча, "...бункерчы төягән вакытта технологик торбаларның герметизациясе бозылу нәтиҗәсендә Идел елгасы култыгына 6 тонна дизель ягулыгы агызылган.... ". Кичекмәстән барлык ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итү, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзаларын җыю оештырылды. Вакыйга урынына санаулы минутларда янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч ярдәм, су каналы, электр челтәрләренең авария бригадалары килде, күчмә туклану пункты булдырылды. Шулай ук урынга махсус җиһазларның тулы комплекты белән «РегионСпас» ҖЧҖ командасы да килде.
Һәрбер хезмәт мондый гадәттән тыш хәлне бетергәндә үз вазыйфаларын һәм уртак гамәлләр алгоритмын төгәл белә иде. Мондый ситуациядә ниләр һәм ничек эшләргә кирәклеген

«Связь Петролиум» объектының штаттан тыш авария-коткару формированиеләре һәм «Регионспас»ның чын профессионаллары күрсәтте. Гадәттән тыш хәл урынында хәлне ачыклаганнан соң, коткаручылар авария районында разведка үткәрде.

Йөзү чаралары ярдәмендә авария урынын тикшерделәр, бон киртәләре куелды. Мазут агызуны юкка чыгару чараларын тәмамлап, коткаручылар территорияне чүп-чардан арындырды. Нефть җыю җайланмалары ярдәмендә вакытлыча саклау савытларына нефть продуктлары җыю гамәлгә ашырылды. Нефть продуктларын түгү урыннарында грунт чистартылды.

Өйрәнүләрне оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар барлык авария-коткару формированиеләренең гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта көйле эшләргә әзерлеген күрсәтергә тиеш. Чөнки реаль шартларда нәкъ менә шундый һәлакәтләрне юкка чыгаруда катнашучыларның оста һәм грамоталы гамәлләре кеше корбаннарын булдырмаска һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрануына юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев