Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә акчасыз товар әйләнеше республика шәһәрләрендәгедән артыграк

Яшел Үзәндә «яшәүче картасы»н эшләгәндә банк кулланган технологияләр Мәскәү, Санкт-Петербург кебек күп кенә зур мегаполисларда файдаланыла.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Яшел Үзәндә акчасыз товар әйләнеше республиканың башка шәһәрләрендәгедән 10 процентка артыграк. Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары - «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев, «Татарстанда яшәүче каратасы» проектының башлангыч нәтиҗәләрен шәрехләп, «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бу кибет һәм базарларда әйбер сатып алганда түләүгә генә түгел, коммуналь хезмәтләр, җәмәгать транспортында йөргән өчен (һ.б.) түләүгә дә кагыла. Финанс хезмәтләре арасында иң популяры – банк картасыннан исәп-хисап инструменты буларак файдалану. Турыдан-туры булмаган банк сервислары хакында әйткәндә, бу – җәмәгать транспортында йөргән өчен түләү», - дип искәртте ул.

Бүгенге көндә әлеге система бөтен шәһәр күләмендә кулланыла. Картаны кибетләрдә исәп-хисап ясаганда, җәмәгать транспортында йөргәндә, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә файдаланырга мөмкин. Моннан тыш, ул социаль өлкәләрдә, төрле социаль пенсияләр һәм пособиеләрне алганда һәм исәпләгәндә, медицина учреждениеләрендә актив кулланыла.

«Шуны ачык итеп әйтә алабыз: әлеге карта Яшел Үзәндә яшәүче күп кешенең тормышына тирән үтеп керде», - дип искәртте Рушан Сәхбиев.

Яшел Үзәндә «яшәүче картасы»н эшләгәндә банк кулланган технологияләр бүгенге көндә илнең Мәскәү, Санкт-Петербург кебек күп кенә зур мегаполисларында файдаланыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/08/189450/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X