Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 9 яшьлек баланы бәрдергәннәр

Кичке сәгать җиделәр тирәсендә Украинская урамындагы ике күпфатирлы йорт арасында Лада Приора автомобилен йөртүче 41 яшьлек ир артка таба хәрәкәт иткәндә 9 яшьлек баланы бәрдергән.

Бала әлеге машина артында булган этен күтәрергә иелгән булган, шуңа автомобильче аны күрмәгән.

Нәтиҗәдә, баланың баш мие селкенгән, уң яктан башы һәм аркасы сыдырылган. Аны шәһәребезнең үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев