Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 7 кешенең гомере юлда өзелгән

Без хәзер глобаль үзгәрешләр барган заманда яшибез.

Транспорт чараларының да ниндиләре генә юк. Ярый маркалары гына үзгәреп калса, саны да һаман артуга таба бара. Шуларга бәйле рәвештә, юлларда төрле хәлләр дә чыгарга мөмкин. Бу теманы күтәргән очракта,  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин белән әңгәмә кору комачауламас. Нәкъ шуларны истә тотып,  җитәкче журналистларны брифингка җыйды һәм агымдагы алты айга йомгак ясаудан тыш, безнең барыбыз өчен дә мөһим булган мәсьәләләрне ассызыклады. 

ДТПлар кимесә дә, матди зыян китергәннәре арта
– 2019  елның 6 аенда Яшел Үзән районы территориясендә кешеләр зыян күргән 44 юл-транспорт вакыйгасы чыгып, аларда 7 кеше һәлак булып, 53ендә кешеләр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды, – дип сүзен башлады ЮХИДИ җитәкчесе. – 2018 ел белән чагыштырганда ДТПлар 37 процентка кимесә дә, матди зыян китергәннәре  ел саен арта бара. Быел ул 1 581гә кадәр җитте. Моны юлларда транспорт артуы белән аңлатып була, әмма  махсус чаралар күрүне таләп итә. Россия Федерациясе буенча кешеләр зыян күргән ДТПлар саны 70 меңнән артып киткән. ТРда һәлак булучылар саны – йөздән, җәрәхәтләнүчеләр   2 меңнән артык. Балалар травматизмы статистикасы бик аяныч: республикада шушы хисап чорында юлда 11 баланың гомере өзелде.

Кеше үлеменә китергән Һәр фаҗига исәптә  
– Кешеләр һәлак булган һәр фаҗига очрагы безнең өчен резонанслы хәл булып тора һәм вакыйга урынына, тәүлекнең нинди вакытына туры килүенә карамастан, үзем  чыгам, – дип сүзен дәвам итә Рамил Илфатович. – Һәр фаҗига ныклап тикшерелә һәм анализ ясала. Шуларның иң беренчесе 14 гыйнварда иртәнге 5 сәгать 45 минутта булды. Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 121нче чакрымында «Тойота» автомобилен йөртүче идарә итүне югалтып, парковкада торган «Скания»гә барып бәрелә. Авария чыгарган хатын-кыз исерек була. Икенчесе март ахырында  Паратская урамында чыкты. Монысында җәяүле шул урында ук үлә. Апрельдә Йошкар-Ола–Яшел Үзән юлында борылышта руль артында утырган 19 яшьлек кыз «Ниссан» автомобиленә юл бирмәве сәбәпле ДТП чыгара һәм пассажиры һәлак була. 11 майда 12нче регионнан килгән «Мазда» автомобилен йөртүче исерек ир  ДТП чыгарып, 23 яшьлек пассажиры һәлак булган иде. Анда бер төркем яшьләр Яшел Үзәнгә ял итәргә килгән була. Соңгысы – Гастелло урамында «Нива» автомобиленең мотоциклчыны бәрдерүе дә җәмәгатьчелектә резонанс тудырды.  

Дүшәмбе һәм шимбә – иң аварияле көннәр    
– Статистика буенча һәм безнең анализлауларга караганда, атнаның ял көннәрендә ДТПлар күбрәк чыга. Юлларда балалар зыян күргән очраклар булып тора. Агымдагы хисап чорында 11 ДТПда балалар зыян күрде. Шуларның икесе – Осиновода, 1се – Васильевода, калганнары Яшел Үзәнгә туры килә. Без бу очракларны киметү максатыннан төрле чаралар күрергә мәҗбүр. 
 

Дәвамы – газетада (№54)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев