Яшел Үзәндә 33 градуска кадәр җылытачак
ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре киләсе берничә көнгә фараз бирделәр.
Бүген бөтен республика көнбатыш антициклон перифериясе йогынтысында булачак, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көндез һава температурасы 24 градустан артмаячак.
Шимбә, 19 июньдә, югары атмосфера басымы йогынтысында да явым-төшем көтелми. Төнлә салкынча булачак - +8дән +13 градуска кадәр. Көндез һава агымнары көньяк-көнбатышка алышынып, сизелерлек җылытачак һәм максималь һава температурасы +24 ...+29 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 20 июньдә, күбесенчә коры һава торышы көтелә. Һава температурасы төнлә +14 - +19 градус, көндез +27...+2 градус.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, киләсе атна башында, 21 һәм 22 июньдә, антициклон йогынтысында алмашынучан болытлы һава көтелә, күпчелек явым-төшемсез. Температура фоны тагын бераз артачак. Төнлә минималь һава температурасы - +15...+21 градус, көндез максималь - +28 - +33 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев