Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 30 ел эчендә беренче тапкыр яңа мәктәп төзеләчәк

Яшел Үзәндә Мирный микрорайонында 1 224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп һәм 260 урынлы балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

Мирный микрорайонында 50 меңгә якын кеше яши. Мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеше өчен участокларны резервлап куйганнар инде. Афанасьев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә 30 елдан артык бер генә мәктәп тә төзелмәгән, ә аларга ихтыяҗ арта бара, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу атнада Казан шәһәре Думасы сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 881 баланың өйдә укытылуына борчылуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев