Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» журналистларын мөфти котлады

Күптән түгел генә «Оедым мин ошбу имамга» дигән сәхифәне ачып җибәрдек тә, менә беренче дипломыбызны да кулыбызга алдык, шөкер Аллаһка.

Һәрбер кеше үз һөнәре буенча эшли башлагач, минем җәмгыяткә нинди файдам бар икән дип, уйлана башлый. Мин үз гомеремдә бер көн дә эшләмәгән бәхетле кеше. Конфуций әйткәнчә: «Күңелегезгә ята торган һөнәрне сайлагыз, һәм үз тормышыгызда бер генә көн дә эшләргә туры килмәс». Шул ук вакытта, мин Исламның фотограф, һәм журналистларга карата булган мөнәсәбәте турында күп ишеттем. Фикерләр төрле, шуңа да журналист һөнәре турындагы сорауны Татарс тан мөфтие Камил Сәмигуллинга бирергә булдым.
Мөфти хәзрәт шәригать күзлегеннән, журналистларга карата булган таләпләрне санап узды, мәгълүмат дөрес, хакыйкатькә туры килгән һәм тикшерелгән булырга тиешлеккә игътибар юнәлтте:
– Без мәчетләрдә вәгазьләр аша 200-300 кешегә дини кыйм мәтләрне, яшәү мәгъ нәсе, асыл сыйфатлар турында сөйләсәк, сез үзегезнең язмаларыгыз, тапшыруларыгыз аша, меңләгән кешелек аудиторияне колачлыйсыз. Билгеле ки, изге, яхшы, күркәм гамәлләр өчен савап күбрәк, ә ялган мәгълүмат тарату өчен гөнаһ языла. Шуңа һәр сүзебезгә игътибарлы булыйк, – дип нәсыйхәтләрен бирде Камил хәзрәт. Шулай ук, журналист һөнәренең дәрәҗәсе, җәмгыять алдындагы җавап лылыгы хакында аять-хәдисләр китерде. Коръәндә «Раббыңның юлына хикмәт белән чакыр» диелә. Зирәклек, хикмәтлек журналистларда булырга тиешле сыйфат.
Әңгәмә барышында, мөфти кешеләргә динне аңлатканда матур итеп җиткерергә кирәклеге турында әйтте. «Синең сүзләрең хак булырга тиеш. Әмма, бөтен хакны сөйләү дөрес түгел», – дип өстәде һәм чыгышын гыйбрәтле сүзләр белән дәвам итте. Аерым алганда, тәкәбберләнмәскә һәм сүз йөртүдән ерак булырга чакыр ды. «Сүз йөртүче кеше җәннәткә кермәс», – дигән хәдисне китерде.
Мондый сүзләрдән соң, үзеңдә тагын да ныг рак казына башлыйсың. Шунысын төгәл әйтә алам, журналист буларак ясаган бер генә адымым өчен дә оят түгел. Һәм киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Газетабызның алдагы саннарында да авыл имамнары турында язуыбызны дәвам итеп, тормышларының нечкәлекләренә төшенербез. Имам – ул шулай ук һөнәр бит. Мактаулы һәм иң чиста вазыйфаларның берсе.

Белешмә: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен махсус игълан иткән «Оедым мин ошбу имамга» иҗади эшләр бәйгесенә барлыгы 163 журналист хезмәте кабул ителгән иде. «Яшел Үзән» газетасы редакциясе үз язмалары өчен Рәхмәт хатына лаек булды.

Фото: http://dumrt.ru/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X