Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводында «Грачонок» катерына нигез салдылар

Ватанны саклаучылар көне алдыннан А.М.Горький исемендәге предприятиедә истәлекле вакыйга – хәрби судно корпусына нигез салу тантанасы булды.

Безнең Яшел Үзәндә ясалган кораблар һәм суднолар хәзер кайда гына йөзми. Алар Россия елга-диңгезләрен иңли һәм саклый, хәрби флотның тот рыклы һәм ышанычлы партнеры булып тора. Бу зур булмаган, әмма дошманны куркытырдай суднолар Сириядәге Хәрби-диңгез флоты корабларының куркынычсызлыгын тәэмин итте, Сочидагы Олимпия уеннары вакытында патруль торды, Балтыйк диңгезендә хезмәт итә, Кырым күперен саклый.

21980 проекты буенча махсус билгеләнештәге унөченче серияле хәрби катерларны заводта 2008 елдан төзиләр. Бүгенге көндә ун берәмлек файдалануга тапшырылган инде. Әлеге билгеләнештәге суднолар Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты базаларына караган су районнарын, чикләрне сак лау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазланышы бурычларның киң спектрын хәл итәргә мөмкинлек бирә: радиоэлектр җайланмалар су өстендә генә түгел, су асты объектларын да таба ала (су асты диверсия көчләрен ачыклый торган гидроакустик һәм МР-231 радиолокация стан цияләре, оптика-электр ком плекслар белән җиһазландырылган), бортында водолаз кирәк-яраклары бар. Мондый типтагы хәрби корабларга хәзер сорау арта. Гомумән, Яшел Үзән заводында төзелгән «Грачонок»лар бик ышанычлы һәм заман таләпләренә җавап бирүләре белән аерылып тора.

Чираттагы «Грачонок»ка нигез салу тантанасына килгән дәрәҗәле кунаклардан Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үзенең истәлекле вакыйгада катнашуы белән горурлануын белдереп: «Сез Татарстанның гына түгел, Россиянең дә горурлыгы. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Заводта ясалган корабльләр кайда гына йөзсәләр дә, ышанычны аклаячаклар!» – диде.

Хәрби-диңгез флоты баш командованиесенең корабльләр төзү идарәсе җитәкчесе Ильяс Шиһапов, тантанада катнашучыларны Хәрби-диңгез флоты башкомандующие исеменнән котлап: «Сез төзегән корабльләр илебезнең оборонасын ныгытуга, чикләрен саклауга һәм көннәребезне тыныч итүгә зур өлеш кертә. Сез ил каршында үз бурычыгызны намус белән үтисез, заказларны вакытында тапшырасыз», – диде һәм предприятие коллективына киләчәктә уңышлар теләде.

Заводлыларны, шулай ук, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары – бүлек җитәкчесе Игорь Супранович котлады.
Мин заводның тотрыклы эшләвенә бик шат, – диде Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев. – Чираттагы хәрби корабльгә нигез салыну шәһәребез өчен дә зур вакыйга булып тора. Заказларыгыз артып, нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшегезне бәяләп торсыннар. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!

Коллективка котлау сүзләре белән «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов һәм А.М.Горький исемендәге завод генераль директоры Александр Филиппов та мөрәҗәгать итте.

Тантана кысаларында Россия Хәрби-Диңгез Флоты өчен кораблар һәм суднолар төзүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Аларга «Советлар Союзы флоты адмиралы С.Г.Горшков» һәм «Дәүләт оборона заказы белән тәэмин итү буенча Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Департаментына 10 ел» медальләре, Россия Хәрби-диңгез флоты башкомандующие, министрлыклар һәм Яшел Үзән районы башлыгы грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара ахырында, завод традициясе буенча, мәртәбәле кунакларга яңа катер нигезенә истәлек тактасы кую хокукы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев