Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводы хезмәткәрләре эчәргә яраклы су белән тәэмин итүдә ярдәм сорый

Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне хәл итеп карарга тырышачакларын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне хәл итеп карарга тырышачакларын әйтте.

Бүген А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда сыйфатлы су белән тәэмин ителеш проблемасын күтәрделәр.

“Завод янындагы Кабачищи бистәсендә дә, завод хезмәткәрләре өчен дә сыйфатлы эчәргә яраклы су юк. Бездә бары тик техник су гына”, - ди алар.

Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Александр Тыгин әйтүенчә, акча мәсьәләсе буенча бүгенге көндә бу проблеманың чишелеше юк.

Фәрит Мөхәммәтшин проект бармы дип кызыксынды. “Әйдәгез, мөрәҗәгать итегез, хәл итәрбез, бәлки, илкүләм проектлар ярдәмендә”, - диде.

“Мондагы суны эчәргә ярамый. Бездә куллер, ашханә бар, шулай эшлибез. Кабачищи бистәсендә дә гомер буе яшиләр, я кайнаталар, я заказга алып кайталар. Шәһәр хәл итә алмый, кыйбат диләр, республика ярдәм итәргә тиеш, диделәр", - дип сөйләде заводның  17 нче цехы өлкән мастеры Руслан Радюшин журналистларга.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191443/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев