Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводы изге Корбан бәйрәме белән тәбрикли

ХӨРМӘТЛЕ МӨСЕЛМАННАР!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның күпмеңлек коллективы исеменнән изге Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итегез.
Безнең Республикада Ислам дине  һәм мәдәнияте үзенчәлекле урын били. Корбан бәйрәме, мөселманнарның, хрис­тианнарның һәм яһүдләрнең мөһим бәйрәмнәре кебек үк гасырлар дәвамында зур ихтирам белән үткәрелә һәм кешеләрнең берләшүенә этәргеч булып хезмәт итә, миллионлаган кешеләрнең күңелләренә халыкның рухи яктан яңаруына ышаныч бирә, тынычлык һәм бердәмлек идеяләрен ныгыта, вөҗдан кушуы буенча яшәү теләге уята, яхшы ниятләр, гаилә традицияләренә тугрылык символы булып тора, якыннарыбызга хөрмәт, шәфкать һәм кайгыртучанлык күрсәтергә өнди.
Илебездә дин һәм милләтара килешеп яшәүне ныгытуга, Рес­публикабызны үстерүгә, байлыгын, аның рухи һәм тарихи-мәдәни кыйммәтләрен арттыруга Татарстан мөселманнар җәмгыятенең керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Хөрмәтле дуслар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм байлык, күркәм башлангычларыгызны тормышка ашыруда зур уңышлар телибез.  Бу көннәрдә кылган лаеклы гамәлләрегез киң күңеллелек һәм риясызлык үрнәге булып, һәммәгезгә респуб­лика  һәм тулаем илебез файдасына хезмәт итәрлек көч бирсен!

Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры
Михаил Подгорнов,
профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X