Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән яшьләренә интернетның куркынычы турында сөйләделәр

Бөтендөнья пәрәвезенә җәлеп ителмәгән кешене табу кыен.

Социаль челтәрләр, сайтлар һәм форумнар инде күптән һәм ныклы рәвештә безнең тормышыбызга керде. "Порт" Яшьләр үзәгендә узган "Имин интернет"форумында Яшел Үзән яшүсмерләренә интернет киңлекләрендә ничек адашмаска кирәклеге турында сөйләделәр.

Форумны Яшел Үзәннең "Форпост" үзәге оештырды. Чарага стартны ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин, район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалиев бирде.

- Форумның максаты - мәгълүмати җәмгыятьтә куркынычсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, интернеттан белемле һәм җаваплы файдаланучы тәрбияләү. Махсус спикерлар чакырылды, алар" Интернет-булинг. Каршы торуның нәтиҗәләре һәм ысуллары", "Чыгу юлы бар! Криминаль төркемнәргә эләгүчеләргә ничек ярдәм итәргә», "Интернет киңлегендә деструктив идеологияләр" темаларына чыгыш ясады, - дип сөйләде Яшел Үзән районы башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Ольга Волчкова.

Тренингларда, лекцияләрдә һәм дискуссияләрдә шәһәр һәм районның 80нән артык укучысы һәм студенты, шулай ук мәктәп психологлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев