Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән яшьләре интерактив квестта катнашты

"Җиңү маршы" уенын "Прошагай город" бөтенроссия проекты кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә уздырдылар.

Оештыручылар булып Яшел Үзәннең тарихи-мәдәни мирас музее белән берлектә районның үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре чыгыш ясады.

20 августта дүрт китапханәдән бер үк вакытта Яшьләр парламенты командасы, Яшел Үзән механика көллиятенең "Байрак" һәм "Импульс", Яшел Үзән медицина училищесының "5.0” командалары старт алды.

Квест маршруты хәрби-тарихи объектлар һәм Бөек Ватан сугышы хәтер урыннары буйлап узды. Җиңүче - Яшел Үзән медицина училищесы студентлары командасы. Маршрутның соңгы ноктасына барысыннан да тизрәк килеп җиткәч, студентлар Владимир Федотовның "Сугыш балалары" китабын таптыр.

Команданы җиңү белән котлыйбыз!
Материал Яшел Үзәннең рәсми аккаунатыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев