Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән яшьләре читкә китәргә хыяллана

Хәзер кече калалардан яшьләрнең китүе зур проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Сер түгел, яшьләрнең күбесе Казанны сайлый, Мәскәү юлларын таптаучылар һәм чит илләргә агылучылар да шактый. Бу кече шәһәрләрдә халыкның картаюына, интеллектуаль потенциалның кимүенә китерә. Яшьләр миграциясенең сәбәпләрен ачыклау максатыннан чыгып, вуз һәм ССУЗ студентлары арасында...

Хәзер кече калалардан яшьләрнең китүе зур проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Сер түгел, яшьләрнең күбесе Казанны сайлый, Мәскәү юлларын таптаучылар һәм чит илләргә агылучылар да шактый. Бу кече шәһәрләрдә халыкның картаюына, интеллектуаль потенциалның кимүенә китерә. Яшьләр миграциясенең сәбәпләрен ачыклау максатыннан чыгып, вуз һәм ССУЗ студентлары арасында сораштыру уздырганнар һәм анда 220ләп студент катнашкан.

-Вуз студентларының - 45, ССУЗларның 17 проценты үз киләчәген Яшел Үзән белән бәйли, - дип сөйли бу уңайдан КНИТУ-КАИның Яшел Үзән машиналар төзү һәм информацион технологияләр институты (филиал) директоры Хәния Кадыйрова. -Вузлар чыгарылыш укучыларының - 55, ССУЗларның 83 проценты шәһәрдән китәргә җыена. Шул ук вакытта без алардан ни өчен уку йортын Яшел Үзәндә сайлаулары белән кызыксындык. Моны вуз студентлары территориаль яктан уңайлы булу белән аңлатса, ССУЗда укучылар матди яктан отышлылык белән аңлата. Югары уку йортын тәмамлаучыларның күбесе (83%) эшкә урнашканда бары үзенә генә ышанса, ССУЗ тәмамлаучылар - ата-аналарына һәм туганнарына (77%).

Респондентлар шәһәрдән китүнең сәбәбен беренче чиратта матди якка сылтый. Эш таба алмау икенче урынга куела. Предприятиеләрдә хезмәт хакының лаеклы дәрәҗәдә булмавын, карьера үсеше ягыннан мөмкинлекләрнең аз булуын һәм торак мәсьәләсен хәл итүнең катлаулылыгын билгеләгән респондентлар күп. Яшьләр хезмәт хакының түбән, ТКХ тарифларының югары, медицина хезмәтенең түбән булуын төп проблема итеп билгели.

Респондентлар матди кыйммәтләрне, әйтик акча, әйбәт эш, белем алу, фатирлы булуны мөһим урынга куя. Алар артыннан бәйсезлек, киләчәккә ышаныч, җәмгыятьтә лаеклы урын табу, сәламәтлек, әйбәт ашау-эчү, матур киенү, ата-аналарны кайгырту һәм сәяхәткә бару кебекләр бара. Ата-аналарны кайгырту - соңгы урында! Минемчә, бу безне уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш.

"Җирле власть яшьләр ялына кирәгенчә игътибар бирәме?"- дигән сорауга респондентлар уңай җавап бирми. Проблеманы яшьләрнең иҗтимагый оешмаларда катнашмавы катлауландыра, - ди Х.Кадыйрова. - Аларның күбесенең ялны интернет белән аралашып, компьютер уеннарын уйнап, телевизион программалар карап уздыруы да безне борчылырга мәҗбүр итә. Барысын да виртуаль аралашу алмаштыра. Ә менә яшьләрнең армиядә хезмәт итүгә уңай каравы шатландыра. Анкеталарны анализлау яшьләрнең фикерләве белән теләкләре арасындагы каршылык булуын күрсәтә һәм бу проблеманы системалы рәвештә, бөтен структуралар белән тыгыз элемтәдә торып хәл итәргә кирәк.

Язманың тулы вариантын газетабызның 11 апрель саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев