Яшел Үзән Яшьләр парламенты урманны яклау сагында
Яшел Үзән районы яшьләр эшләре бүлеге инициативасы белән Әйшә урманчылыгында "Урманны саклыйк" акциясе узды.
Аның кысаларында Яшьләр парламенты активистлары урманчылыкта 4 меңгә якын Европа чыршысы үсентесе утыртты.
- Акцияне оештырган өчен Яшел Үзән урманчылыгы белгечләренә рәхмәт белдерәбез. Яшьләр зур энтузиазм белән агач утыртуда катнашты, уңай хисләр алды, - дип уртаклашты ЯҮМР яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ольга Волчкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев