Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән яшь спортчылары 2010 елда туган кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Мәскәүдә узган «яшүсмер» Бөтенроссия ярышларында 1 урынны яуладылар

Ярышларда илебезнең төрле шәһәрләреннән, Мәскәүдән алып Барнаулга кадәр 10 команда катнашты.

Ярымфиналда Яшел Үзәндә кызлар Волгодонск командасын 13:0 исәбе белән җиңеп, Электросталь командасы белән финалга чыкты. Финалда команда 7:1 исәбенә лаеклы җиңү яулады, көндәшләренә җиңүгә бер генә шанс та калдырмады.

Тренер Юшкова Людмила Дмитриевна кызларның яраткан «Динамо» мәктәбен сынатмауларына  ышанды,
 һәм чемпион исеменә лаек булыр өчен көченнән килгәннең барысын да эшләде

Котлыйбыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X