Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 30 алмагач утыртты

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 8нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре Яшел Үзән үзәк урамнарының берсендә 30 алмагач утыртты.

"Яшел акция" Столичная урамында оештырылды.

Шул ук вакытта акциядә эштә булучылар да, бу көнне ял итүчеләр дә катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый файдалы чараларда алар ел саен катнаша. Янгын сүндерүчеләр агач һәм куаклар утырткан. Ә 2018 елда янгын сүндерү-коткару өлеше янында үз аллеясын булдырганнар, анда шәһәр халкы уңайлы булсын өчен иркен эскәмияләр урнаштырганнар иде.

- Безнең яраткан янгын сүндерү командасының шәһәрне яшелләндерүдә һәрвакыт катнашуына шатмын, - дип шәрехли Яшел Үзәннең баш агрономы Наталья Ячанова. - Һәм янгын сүндерүчеләрнең кулы җиңел дип әйтәсе килә. Алар утырткан бөтен үсентеләр 100 процент уңышлы тамыр җәя!

Резедә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев