Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын хезмәткәрләре тепловозны сүндерде

Тимер юлда килеп чыккан янгын турында хәбәр 11 сәгатьтә алына.

Урынга тизарада Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны бүлекчәсеннән баралар. Алар килгән вакытта (2-ТЭ10м 2290) магистраль тепловозы дөрләп яна торган була. Ягулык багының берсе (4 тонна дизель ягулыгын сыйдырышлы) агып чыга һәм яна. Янгынның состав буенча таралу куркынычы туа. Моннан тыш, агып чыккан ягулык коры үләнгә дә каба. Агачларга күчәргә дә күп калмый. Бары тик янгын сүндерүчеләрнең оператив хезмәте нәтиҗәсендә генә утны 20 минут эчендә сүндерәләр. Барлыгы янгын сүндерүдә 4 берәмлек техника, 23 кеше катнаша.
Бу очракны тикшерү, матди зыян күләмен исәпләү Горький тимер юлы хезмәткәрләренә йөкләнән.

Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский пожарно-спасательный гарнизон железная дорога тепловоз загорелся