Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән вәгазьчеләре -Татарстанда иң яхшылар!

22 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Иң яхшы вәгазьче» төбәкара конкурсы узды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 18-30 яшьлек егетләр арасында 2нче урынны Яшел Үзән шәһәренең "Тынычлык" мәчетенә йөрүче Тимерхан Шәйхетдинов алды, шулай ук 30-45 яшьлек хатын - кызлар арасында 2нче урынны Яшел Үзән шәһәренең "Тынычлык" мәчете укытучысы Илмира Нуруллина яулады.

Көн дәвамында жюри бөтен Татарстаннан 50гә якын катнашучының осталыгын бәяләде. Конкурс призерларына ноутбук, телефон һәм павербанк тапшырылды.

Катнашучылар чыгышларында Ислам яссылыгында да, дөньяви күзлектән дә теманы төрле яклап ачарга омтылу сизелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев