Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән велосипедчылары - Россия Кубогына ия!

Самарада узган Россия чемпионаты беренчелегендә, һәрвакыттагыча, Татарстан җыелма командасы флагы астында чыгыш ясаган Яшел Үзән велосипедчылары үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

Хатын-кызлар арасында икенче һәм өченче урыннарны спорт мастерлары Дарья Гордеева һәм Анастасия Журавлева яулады, 15-16 яшьлекләр арасында бронза медаль Владислав Селиверстовта. Икенче көнне биредә «Триал – 20» Россия Кубогы да үткәрелде (әлеге сан дюймдагы тәгәрмәч диаметрын аңлата). Бу юлы безнең кызлар пьедесталның беренче һәм икенче баскычларында урнашты. Ир-атлар арасында безнең шәһәр вәкилләре арасында иң яхшы нәтиҗәне Марат Зыятдинов күрсәтте, ул-иң көчлеләр бишлегендә.

Ярышларда Мәскәү, Волгоград, Самара һәм Яшел Үзәннән 50гә якын спортчысы катнашты. Безнең спортчыларны «Бригантина» 6нчы спорт мәктәбе тренер-укытучылары, ирле-хатынлы Леонид Борисович һәм Людмила Алексеевна Петровлар әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев