Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән урамнарында шомырт һәм каштан агачлары утыртканнар

Шәһәрнең Татарстан урамында - 35 шомырт, Яшьлек урамында 10 каштан утыртылган.

Яшел Үзән активистлары Татарстан урамында шомырт үсентеләре утыртты дип яза «Татар-информ».

Шәһәрне яшелләндерү буенча инженер Наталья Ячанова барлыгы 35 төп виргин (Canada Red) шомырты сатып алуларын җиткерә. Шомыртның әлеге сортында агач яфраклары кызыл булып үсә икән. Шунлыктан Татарстан урамында шундый төр агач утыртырга карар кылганнар.

Шулай ук “Яшьлек” урамында “Авангард” стадионы янында 10 төп каштан утыртылган. Наталья Ячанова хәзер агач утырту өчен кулай вакыт дип белдергән. Агач тамырлары хәзер йокы хәлендә, язын аларны тукландырып, су сибәргә кирәк була, дип белдергән белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: