Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучысы рун язуын өйрәнә

Яшел Үзәннең 5нче гимназия укучысы Батырхан Шәйхетдинов бүгенге көндә балалар өчен бөтенләй ят булган хезмәт – рун язуын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Чынлап та, замана балаларын нәрсә кызыксындыра соң, дигән сорауга, иң әүвәл гаджетлар, андагы мәгънәсез уеннар, инстаграм, тик-ток һәм башка әллә нәрсәләр дип җавап бирер иде күбебез. Әлбәттә, барысын да бер калыпка салып фикер йөртмибез.
Быел 7 сыйныфны тә мамлаучы Батырхан кириллицада язылган татар текстларын борынгы рун язуына күчерә торган программа уйлап тапкан. Ни өчен нәкъ менә рун язуы соң? «Борынгы рун язуы – татар халкының тарихы һәм мирасы, аның белән горурланырга һәм ул язуны сакларга кирәк», – дип саный ул.
Батырханның танылган татар текстларын борынгы рун язуында күрәсе килә. Һәм, шулай итеп, беренче тапкыр «Идегәй» дас танын рун язуына күчереп, теләгенә ирешә. Буш вакытында ул Python телендә программаларга өйрәнә.


– Татар кирилл язуын төрки рун язуына транслитерация программасы ул. Аның тәрәзә интерфейсы бар, аны компьютерда урнаштыру да кирәкми. Эш принцибы гади: сез программаны кабызасыз, аңа кириллицада язылган текст булган файлны йөклисез. Шуннан соң программа файлны эшкәртә. Ул автоматик рәвештә һәр сүзнең калынлыгын, йомшаклыгын билгели, аннан чыгып, кирилл хәрефләрен тиешле рун символына алыштыра, – дип сөйли Батырхан.
Ярдәм һәм киңәш кирәк булганда, төп терәге – әтисе Эмиль.
 

Тулырак "Яшел Үзән" газетасының 3 июнь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев