Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучыларының "Хәрби серләре"

Иҗат үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Хәрби сер" дип исемләнгән квест узды. Квестта шәһәр һәм район мәктәпләреннән 7 команда катнашты.

​​​​​​Уенчыларга берничә сынау узарга кирәк иде, алар полководецларның, пионер-геройларның биографияләрен тикшерде, сугышчан дан һәйкәлләре, герой-шәһәрләр турында сөйләде, сугыш турында әдәби һәм музыкаль әсәрләрне искә төшерде.

Квест нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлеге билгеләнде:
1нче лицей
4нче мәктәп
Әйшә мәктәбе

Катнашучылар дипломнары белән 14нче лицей, Свияжск урта мәктәбе, 2нче Васильево мәктәбе, 10нчы гимназия командалары бүләкләнде.

Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев