Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары туган телне ярата!

2021 – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Яшел Үзән районында бихисап чаралар уза.

Шәһәребезнең 15нче мәктәбендә “Туган телеңне ярат һәм сакла, ватанпәрвар бул син һәр чакта!” дип исемләнгән телләр, мәдәният һәм балалар иҗаты муниципаль фестивале узды.

Фестивальдә катнашучылар татар, рус, инглиз, немец, француз һәм украин телләрендә чыгыш ясады. Татар шагыйрьләренең шигырьләре, җырлары төрле телдә яңгырады. Кайбер укучылар үз иҗат җимешләрен зоом платформасы аша җиткерде.

Монда, әлбәттә, җиңүдән бигрәк, төрле милләт халыкларының дус, бердәм, тату булып яшәве, балаларны яшьтән үк толенрантлык рухында тәрбияләнүе мөһим бурычларның берсе. Оештыручыларга афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев