Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады

Россиянең иң якты, бөек бәйрәме - Җиңү көне алдыннан Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясе педагоглары һәм аларның гаилә әгъзалары, укучылар һәм аларның әти-әниләре ветераннарны бу истәлекле көн белән котлады.

Ветераннар үзләренең батырлык, тормыш сөючәнлек, югары идеалларга ышаныч, рух ныклыгы, гражданлык һәм һөнәри бурычларына тугрылык үрнәге өчен рәхмәт сүзләрен шатланып кабул итте.

9 май - халкыбызның бөек хәрби батырлыгы, шулай ук буыннар арасында өзелмәс элемтә гаранты булып тора. Шуңа күрә 10нчы гимназия җитәкчелеге ветераннарны зурлау традициясен аерым хөрмәт белән искә ала, шул рәвешле яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев