Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары Президент чыршысында

Президент белән кул бирешеп кем исәнләште? Елдагыча “Татнефть-Арена” боз сараенда яхшы билгеләргә генә укучылар, активистлар, волонтерлар, олимпиадаларда җиңүчеләр өчен Президент чыршысы үтте. Анда Яшел Үзәннән дә 108 бала катнашты.

Ә аңа кадәр Казан Кремлендә Татарстан Президенты сәләтле балалары белән очрашып, аларны Яңа ел белән тәбрик итте. Республика җитәкчесе белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре,төрле конкурс һәм олимпиада җиңүчеләрен чакырганнар иде. Алар арасында 16нчы мәктәп укучысы, «Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимерхан Шәйхетдинов та бар.

-Беренчедән, Ппрезидентыбызга уникаль мөмкинлек тудырган өчен олы рәхмәтне белдерәм. 2018 ел дәвамында зур уңышлырга ирешкән 14 бала белән бергә  Татарстан дәүләтчелеге музее белән танышкач, Президент резиденциясенә килеп кердек. Шунда без, Рөстәм абыйның кабинеты белән танышып, һәрберебез Президент кәнәнфиендә утырып карады. Шуннан соң аралашу өстәл артында дәвам итте. Алып баручы бурычы миндә иде, һәм, Президент булырга хыялым булгач, җитәкчелеккә хас булырга тиешле сыйфатлар турында сорау бирдем. Ул: «Теләсә нинди дәрәҗәдәге җитәкче тәҗрибәле кеше булырга, илнең төзелешен, муниципалитетларның ничек эшләвен яхшы күзалларга тиеш. Сезгә иң элек муниципалитетларда, җирдә эшләп карарга кирәк», - дип җавап бирде. Алга таба әңгәмә яшьтәшләрем сораулары һәм Президентыбыз кызыклы җаваплары белән үрелеп барды. Очрашу ахырынд безгә “ iPad”лар бүләк ителде. Туган көнемә берәр яхшы планшет аласы иде дип хыялланып яши идем. Яңа елда теләкләр чынга аша! – дип шатлыгы белән уртаклаша Тимерхан.

Ә инде яңа ел каникулында йөздән артык бала Татарстаннан Мәскәүгә илкүләм чыршы бәйрәменә барачак. Бар яктан аерылып торган, ел буе үзен бары яхшы яктан күрсәткән Яшел Үзәннең 40 укучысына да мондый бәхет елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев