Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә

«Мин татарча сөйләшәм!» республикакүләм бәйге-акциядә Яшел Үзән районыннан 12 мәктәп катнашты. 

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә әлеге бәйгедә актив катнашкан Яшел Үзән мәктәпләре укучылары Бауман урамында узачак чарага-бүләкләү тантанасына чакырылдылар. 
«Мин татарча сөйләшәм» бәйге - акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары нигезләмә буенча таләп ителгән 10 биремне үтәде. Беренче итеп, үткәреләчәк чаралар планын төзедек. «Татар телендә 150 сүз» дип исемләнгән буклет – сүзлекләр, акциянең билгесе (логотибы) булган ябыштыргычлар әзерләдек. Акция 21 февраль -Туган тел көнендә башланды. Бәйрәмдә татар теле турында шигырьләр сөйләдек, җырладык, уеннар уйнадык, викторина үткәрдек. Яшел Үзән шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтә торган урыннарында-китапханәдә, сәүдә үзәкләрендә, даруханәдә, почтада, ашханәдә, урамда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен дәвам иттек: шарлар, сүзлекләр тараттык, халыкны татарча сөйләшергә чакырдык. 
Быелгы акциянең балаларга бик кызыклы булган биреме - мультфильм тәрҗемә итү булды. 8в сыйныф укучылары «Канатлар», «Айчык», «Иң зур дус» әкиятен татарчага тәрҗемә итеп яздырдылар. «Мин татарча сөйләшәм!» дигән музыкаль клип төшердек. Укучылар социаль челтәрләрдә фәнни-популяр тематикага постлар куйдылар һәм инфографикалар әзерләделәр. Бу бирем авыр да, кызыклы да, файдалы да булды. Укучыларыбыз TED Ed аннимацион ролик тәрҗемә итеп, үзләре тавыш куйдылар. 
Нигезләмәнең шарты буенча, вконтаке социаль челтәрендә «Мин татарча сөйләшәм!» бите ачтык һәм барлык эшләребезне шунда күрсәтә бардык. 
Шулай ук эшләгән эшләребез турында язмалар мәктәбебез сайтында (электронное образование в РТ), «Гыйлем» сайтларында да яктыртылып барды. Барлык мәктәп укучылары, укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр, ата-аналар әлеге бәйгедә актив катнашты. 
Без шушы акциядә катнашуыбызга, җиңүебезгә бик шатбыз. Кыска гына вакыт эчендә күпме эшләр башкарылды, күпме кешеләр белән кызыклы очрашулар, төрле чаралар оештырылды. Телебезнең бай булуы, халкыбызның үз телендә бик теләп сөйләшүе, башка милләт кешеләренең дә татар теле белән кызыксынуы ачыкланды. Татар теленә русларның гына түгел, ә башка милләт вәкилләренең дә уңай карашта булуы безне бик сөендерде. Бу акциядә катнашып, укучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алды. 
Казанга барган көнне күңелебездә май кояшы балкыды. 
Акцияне, бәйрәмне оештырган һәм Бауман урамына килгән 3 меңнән артык кешенең теләге уртак иде: туган телебезне саклыйк, үз телебездә аралашыйк; милли җанлы булыйк; ата-бабаларыбыздан күчкән тел онытмыйк. 
Минем уйлавымча, мондый акцияләр үткәрү халыкта татар теленә уңай караш тудыра; туган телебезнең өйрәнү масштабын киңәйтергә, дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр бирә. Һәм үз чиратымда акциядә катнашкан һәр кешегә, бүләкләү тантанасында катнашырга мөмкинлек тудырган район мәгариф бүлегенә, мәктәп администрациясенә олы рәхмәтемне белдерәбез. 
 

Акцияннең ПРИЗЁРлары: 
7нче мәктәп
С.К. Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе 
5нче гимназия
4нче мәктәп
16нчы мәктәп

ЛАУРЕАТлар: 
1нче лицей 
9нчы лицей
14нче лицей
15нче мәктәп
Норлат мәктәбе
Әйшә мәктәбе

29 апрель көнне шәһәребезнең «Авангард» стадионында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең йомгаклау чарасы узды. Шәһәребезнең барлык мәктәп укучылары һәм укытучылары килделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.

Роза Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "10 нчы гимназия,сез Республика буенча җиңү яуладыгыз! Сезне Бауман урамына бүләкләү тантанасына чакырабыз!"-дип Казаннан шалтыраткач, шатлыгыбызның чиге булмады.Ә инде Бауман урамында районыбыз һәм мәктәбебез исемен бөтен Казанга яңгыратып котлагач, шатлык хисенә горурлык та өстәлде. Без булдырабыз! Киләчәктә дә сынатмабыз! Без татарча сөйләшәбез! Дөньяда иң матур телләрнең берсе булган татар теле гел яңгырап торсын!