Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары КНИТУ-КАИга кергәндә БДИга өстәмә баллар алырга мөмкин

Моның өчен физика буенча В.А. Окулов исемендәге мәктәп укучыларының төбәк олимпиадасында призер яки җиңүче булырга кирәк.

Анда катнашуга 8-11 сыйныф укучылары чакырыла. Теркәлү 1 ноябрьдә ачылды һәм 20 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Олимпиада ике этапта үткәрелә: сайлап алу һәм йомгаклау. Читтән торып сайлау этабы онлайн-режимда 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Олимпиаданың йомгаклау этабын февраль яки март айларында университет базасында уздыру планлаштырыла. Олимпиадага уку йорты сайтында теркәлергә була: https://okulov.kai.ru/reg

Олимпиаданы югары уку йорты 2014 елдан бирле үткәрә, һәм бу вакыт эчендә анда Татарстаннан гына түгел, Идел буеның башка төбәкләреннән, шулай ук БДБ илләреннән 21 меңнән артык укучы катнашты. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призёрлар КНИТУ-КАИга кергәндә БДИга өстәмә баллар ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев